СВОда контракт төземичә генә катнашучыларга да хәрби хәрәкәтләр ветераны исеме биреләчәк

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, контракт төзү-төземәүләренә бәйсез рәвештә, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы бирелергә тиеш. Президент Владимир Путин Россия Хөкүмәтенә тиешле законга үзгәрешләр кертергә кушкан. Бу хакта “Татар-информ” Кремльнең матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Ветеран исемен алуга нигез булып дәүләт бүләге яки ведомство бүләге белән бүләкләнү, махсус хәрби операция барышында имгәнү яки чирләү тора.
“Россия Федерациясе норматив-хокукый актларына, махсус хәрби операциядә катнашкан затларга, махсус хәрби операция барышында Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүгә ярдәм итүче оешмалар белән контракт төзү-төземәүләренә бәйсез рәвештә, сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы бирүне күздә тоткан үзгәрешләрне кертергә”, – диелгән Кремльнең матбугат хезмәте хәбәрендә.
Президент куйган бурыч 2024 елның 1 апреленә кадәр үтәлергә тиеш.


Фикер өстәү