Фәрит Мөхәммәтшин СВОда катнашучыларның гаиләләрен кайгыртулары хакында әйтте

Татарстан, калган башка төбәкләр кебек үк, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләре, балаларына аерым зур игътибар күрсәтеп килә. Парламентның да, «Бердәм Россия» партиясенең дә, Татарстанның да өстенлекле эше бу.

«Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шул хакта белдерде.

«Республика, район һәм шәһәрләр җитәкчелеге белән даими очрашып, бу мәсьәләләрне карыйбыз. Күп эшләнелә. Ярдәм чараларын законнарга салу, Татарстан Республикасы Рәисе, партиянең Югары Советы бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов указлары белән норматив-хокукый  яктан җайга салу буенча да  күп эшләр башкарыла», – дип аңлатып үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул узган елда Татарстан парламентының махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләре әгъзаларына ярдәм итү макатында чыгарылган иң әһәмиятле законнарын билгеләп үтте. Мәсәлән, махсус хәрби операциядә катнашкан ятим балаларны торак белән өстенлекле тәэмин итү хокукын билгеләгән закон. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы күпбалалы аталарга (яки гаиләнең башка әгъзасына) җир кишәрлеген бушлай бирү, аларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү кебек күп кенә законнар кабул ителгән.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанда ел дәвамында махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эш төркеме эшләп килә. Аның координаторы – Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева. «Ватанны саклаучылар» Дәүләт фондының төбәк филиалы инде менә ярты ел эшли.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, «Мәрхәмәт» депутатлар төркеме (ә аңа 15 хатын-кыз-депутат керә) мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Алар хәрбиләрнең гаиләләре белән турыдан-туры эшли. Барлык районнарда, шәһәр округларында хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә депутатлар беркетелгән. Шулай итеп, төрле дәрәҗәдәге 2 меңнән артык депутат 6,5 мең чамасы гаиләгә төрле яклап ярдәм күрсәтә.

Дәүләт Советы Рәисе Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга төбәк түләүләренең гамәлдә булуын да искәртте. Әйтик, «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүчеләргә 360 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү, шулай ук 2023 елның 31 августыннан Кораллы көчләрдә хәрби хезмәт узу турында контрактка кул куйган хәрбиләрнең аерым категорияләренә бер тапкыр 305 мең түләү.


Фикер өстәү