Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең республика бүлеге сәяси советы президиумы утырышын уздырды

Бүген – «Бердәм Россия» партиясе оештырылган көнне Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сәяси советы Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең республика бүлеге сәяси советы президиумы утырышын уздырды. Анда проект эшчәнлеге, Луганск Халык Республикасында яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү, шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды.
Фәрит Мөхәммәтшин политсовет президиумы әгъзаларын, кайбер район бүлекләре секретарьлары – районнар хакимиятләре башлыкларын, «яшьгвардиячеләр»не партиянең «туган көне» белән котлап, 129 мең кешене берләштергән Татарстан бүлегенең Россиядә иң зурысы булуын искәртте.
– Бу сан артында бик зур оештыру эше ята, – диде ул. – Партиябез үзенең эшләре белән кешеләрнең ышанычын аклый. Һәрвакыт шулай булырга, сайлаучыларның наказлары, кешеләрнең мөрәҗәгатьләре партия бүлекләренең игътибар үзәгендә торырга тиеш. Уртак эш, тупланганлык һәм бердәмлек өчен рәхмәт.
Утырышта сәяси совет Секретаре урынбасары, Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова төбәк бүлегенең проект эшчәнлеге турында сөйләп үтте. Хәзерге вакытта партиянең 19 федераль һәм 3 республика проекты гамәлгә ашырыла. Римма Ратникова тәкъдиме белән «Бердәм Россия»нең хатын-кызлар хәрәкәте» һәм «Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр» проектлары өчен җаваплы кешеләрне билгеләделәр.
Партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин Луганск Халык Республикасында яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыеп җибәрү һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итү турында сөйләде. Әлеге республикада яшәүчеләргә март аеннан ноябрьгә кадәр якынча 80 миллион сумлык 660 тонна гуманитар ярдәм юлланган. Азат ителгән территорияләр белән азык-төлек, дарулар, кием-салым, электр җиһазларын җибәрү һәм бүлү буенча уртак эш җайга салынган.
Утырышта партиянең Аксубай, Кама Тамагы һәм Чирмешән районнарындагы җирле бүлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләрен билгеләү мәсьәләсе каралды. Моннан тыш, партиянең республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Фәрит Мөхәммәтшин, президиум утырышының эшенә йомгак ясап, партия әгъзаларының халыктан килгән мөрәҗәгатьләргә игътибарны арттыру кирәклеген әйтте.
– Шәхси мәсьәләләр буенча халыкны кабул итүгә бик зур игътибар белән әзерләнергә кирәк, – диде ул, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Кешеләр үзләренә ярдәм буласына өметләнеп килә. Бу – төп бурыч һәм көндәлек эшегезнең төп юнәлешләреннән берсе булып торырга тиеш.


Фикер өстәү