Татарстандагы көрәш тренерларына мактаулы исем бирелде

Милли көрәш дөньясында танылган кешеләр – тренерлар Илһам Волков, Илнар Гәрәев һәм Илдар Ермолаевка «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

«Казан шәһәренең «Ракета» физкультура-спорт берләшмәсе» олимпия резервы спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе тренеры Волков Илһам Нурислам улына, Н.А.Зеленов исемендәге «Шинник» спорт комплексы» хосусый учреждениесе тренеры-укытучысы Гәрәев Илнар Гыйльметдин улына, «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Олимп» спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе тренеры Ермолаев Илдар Хәйрулла улына «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде», – диелә Татарстан Президенты имзалаган Указда.


Фикер өстәү