Быелгы чарада Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Самара һәм башка шәһәрләреннән, шулай ук Кытай Халык Республикасы, Колумбия һәм Кыргызстаннан килгән галимнәрне кертеп, 250дән артык докладчы һәм тыңлаучы катнашыр дип көтелә.
Конференция кысаларында ике пленар утырыш, биш секция һәм язучылар, тәрҗемәчеләр, журналистлар катнашында түгәрәк өстәл узачак. Шулай ук 13 октябрьдә Г.Р. Державинның «Евгению. Жизнь Званская» әсәренә багышланган акрын уку буенча мастер-класс үткәреләчәк.
Конференция Россия һәм Татарстанның төрле фәнни үзәкләре вәкилләрен берләштереп, Державин мирасының күпкырлылыгын өйрәнүгә, телләр һәм мәдәниятләр арасындагы багланышларны үстерүгә ярдәм итә.
Чараның рәсми ачылышына һәм пленар утырышына барлык кызыксынучылар чакырыла.
Уздыру урыны: Казан, Татарстан урамы, 2, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез