Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Сәмәркандка (Үзбәкстан Республикасы) китте.
Сәфәрнең максаты – Россия-Үзбәкстан бизнес-форумында катнашу. Форум Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов катнашында уза.
Иртәгә, 2 декабрьдә, пленар утырышта Рөстәм Миңнеханов чыгышы планлаштырылган.