Рөстәм Миңнеханов: “Катлаулы шартларда да нәтиҗәле хезмәттәшлекне саклап калдык”

Үзбәкстанга эш сәфәре кысасында, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты.

“Бүгенге кебек катлаулы шартларда да нәтиҗәле сәүдә-икътисадый һәм гуманитар-мәдәни элемтәләрне саклап калдык, хезмәттәшлекне алга таба да ныгытабыз”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Моның үрнәге буларак, бүген Җизакта тормышка ашырыла башлаган проектлар турында әйтте ул. Рөстәм Миңнеханов Абдулла Ариповка кабул итүче як ярдәме белән Үзбәкстанда ачылган Медицина белем бирү үзәге һәм технопарк турында сөйләде.

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, ике яклы очрашуларның уңай нәтиҗәсе буларак, товар әйләнеше үсә.

– Һәр очрашу барышында яңа объектлар ачыла. Бүген сез “Җизак” технопаркы ачылышында катнаштыгыз. Ул “Чирчик” кебек үк уңышлы эшләячәк дип ышанам, – диде Абдулла Арипов.

Яклар билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Аерым алганда, энергетика, автомобиль төзелеше, вертолетлар төзелеше, газ-мотор ягулыгы, авыл хуҗалыгы юнәлешләрен билгеләп үттеләр.


Фикер өстәү