Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Ташкентта Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев белән очрашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга кабат килү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанның күпмилләтле халкы исеменнән Шәүкәт Мирзиеевны һәм Үзбәкстанда яшәүчеләрне Нәүрүз белән котлады.

Татарстан Президенты Россия белән Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлтелгән хезмәттәшлекне үстерүгә аерым игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде. «Без Үзбәкстанда эшләүче Татарстан компанияләренә күрсәтелгән ярдәмне югары бәялибез. Быел Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 30 еллыгы билгеләп үтелә. Бүгенге гадәти булмаган шартларда нәтиҗәле сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар партнерлыкны саклап калдык. Ике яклы хезмәттәшлекнең уңай тәҗрибәсе илләребезнең яхшы мөнәсәбәтләрен алга таба да үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышанам», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы 5 елда Татарстан белән Үзбәкстан төбәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрның тотрыклы рәвештә ныгуында Үзбәкстан Президентының да өлеше зур. 2021 ел нәтиҗәләре буенча ике арадагы товар әйләнеше 23,5%ка артып, 200 млн долларга якынайган. Хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләр тулысынча файдаланылмаган. Хәзерге вакытта министрлыклар, сәүдә-сәнәгать палаталары, предприятиеләр, оешмалар һәм югары уку йортлары арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүләр, меморандумнар имзаланды һәм гамәлгә ашырыла. Татарстанның әйдәп баручы компанияләре – КАМАЗ, «Татнефть», «Химград», ЕлАЗ, КМПО, КЭР-Холдинг, «Татхимфармпрепаратлар», ПОЗиС һәм башкалар әлеге юнәлештә эш алып бара.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президентына татар җәмәгатьчелегенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуда яклар үзара хезмәттәшлекне дәвам итәргә килештеләр. Рөстәм Миңнеханов Шәүкәт Мирзиеевны Россия Федерациясенә визиты кысаларында Татарстанга сәфәр кыларга чакырды.


Фикер өстәү