Татарстан Президенты: Без Таҗикстан белән хезмәттәшлекне үстерергә телибез

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикъстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дәүләтшаһ Гүлмәхмәтзадә белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан җитәкчелегенә Россия белән Таҗикстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, быел илләр дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 30 ел тулуны билгеләп үтәләр. «Ике яклы багланышлар үсештә, барлык өлкәләрдә дә элемтәләр актив үсә. Таҗикстан – Россиянең стратегик партнеры һәм союздашы», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, Татарстан, Россиянең алдынгы һәм сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләрнең берсе буларак, Таҗикстан белән хезмәттәшлекне ныгытырга тели. Бүген делегацияләрнең үзара визитлары гамәлгә ашырыла, сәүдә-икътисадый һәм гуманитар элемтәләр үсә. Татарстан консул округына кергән Уфада Таҗикстан Республикасының Генераль консуллыгы эшли.

«Безнең сәүдә-сәнәгать палаталары, предприятиеләр, югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. Безнең шәһәрләр арасында турыдан-туры авиарейслар гамәлгә ашырыла», — дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта, ТР Президенты фикеренчә, булган мөмкинлекләр тулысынча файдаланылмый. Ул хезмәттәшлекне активлаштырырга чакырды, бигрәк тә сәүдә-икътисадый өлкәдә. Татарстан «КАМАЗ» линиясе буенча хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру, нефть химиясе комплекслары продукциясен алга этәрү һәм Таҗикстан базарында Татарстанның башка компанияләренең эшләвен киңәйтү белән кызыксына. Хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре арасында: машина төзелеше, агросәнәгать комплексы, сәламәтлек саклау, мәгълүматлаштыру. Татарстан вертолетлар, авыл хуҗалыгы техникасы, нефть-газ җиһазлары, машиналар, азык-төлек продуктлары белән тәэмин итәргә әзер.

Таҗикстаннан товарлар китерү дә кызыксыну уята. Беренче чиратта, бу – авыл хуҗалыгы продукциясе, бахча культуралары.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Таҗикстаннан килгән коллегаларына «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Хезмәттәшлек мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә үсә. Татарстан югары уку йортларында Таҗикстаннан 900 студент белем ала. Республиканың иҗтимагый тормышында таҗикларның «Сомониён» милли-мәдәни автономиясе актив катнаша.

Рөстәм Миңнеханов Илчене быел республикада узачак зур чараларда катнашырга чакырды. Ул искә төшергәнчә, Казан ИХО яшьләр башкаласы итеп сайланган. Бу уңайдан Татарстан башкаласында беренче Казан Глобаль яшьләр саммиты узачак.

Дәүләтшаһ Гүлмәхмәтзадә үз чиратында Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм республика үсешен югары бәяләде. «Без Казан саммитында катнаштык, зур канәгатьлек алдык. Чара иң югары дәрәҗәдә оештырылган иде», — диде Илче.

Ул Россия һәм Таҗикстан арасында дипломатик мөнәсәбәтләр 30 ел эчендә 300 дән артык төрле килешү имзалануга игътибар итте. «Без стратегик партнерлар булып калабыз. Товар әйләнеше арта. Бүген Таҗикстан сәнәгать секторын ныгыту буенча зур эш алып бара. Бездә биш буш икътисадый зона бар. Без Татарстан компанияләрен илебез территориясендә үз производстволарын үстерергә чакырабыз», — дип өстәде Дәүләтшаһ Гүлмәхмәтзадә.


Фикер өстәү