Республикада федераль һәм республика программалары кысаларында 13 мәктәп (барлыгы 10283 урынга) төзелә

Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә яңа уку елына әзерләнү турында сөйләштеләр. Республикада барлыгы 1413 мәктәп һәм 98 урта һөнәри белем бирү оешмасы эшләячәк. Хәзерге вакытта федераль һәм республика программалары кысаларында 13 мәктәп (барлыгы 10283 урынга) төзелеп килә.

Сигезен  (7203 урын) 1 сентябрьгә кадәр төзеп бетерү күздә тотыла. Өчесе (355 урын) ел ахырында әзер булачак.

Моннан тыш яңа уку елына 118 мәктәп бинасында (66сы – федераль программа буенча) төзекләндерү эшләре төгәлләнергә тиеш. Алты урта һөнәри белем бирү оешмасында  ресурслар үзәкләрен капиталь төзекләндерү программасы нигезендә эшләр оештырылган.


Фикер өстәү