Казанның атыш булган 175нче гимназиясендә бассейн булачак

Татарстанда соңгы 9 елда 1 мең 485 белем һәм тәрбия бирү оешмалары төзекләндерелгән. Быел капиталь ремонт программасы кысаларында 213 объектта яңарту эшләре башкарылачак. Аларны төзекләндерү өчен 2 млрд.сум акча тотылачак. Бу хакта “Татар-Информ”да узган очрашуда Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Насыйров сөйләде.

– Төзекләндерү планлаштырылган 48 балалар бакчаларының сигезендә инде эшләр төгәлләнде. Мәктәпләрдә исә эшләр 71 процентка үтәлде. Коррекцион мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча эшләрнең яртысы башкарылды. Шундый 7 мәктәптә төзекләндерү эшләре бара, өчесе инде бүгеннән тәрбияләнүчеләрне кабул итәргә әзер, – ди Илдус Насыйров.
Мәктәпләрдә функциональ зоналарны ремонтлау буенча (бу эшләр шулай ук гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау программасына керә) республиканың 20 районында эшләр 88 процентка үтәлгән. Программага барлыгы 116 функциональ зона кертелгән, аларның 73е төзекләндерелгән, 43ендә эшләр дәвам итә. “Уңайлы мохит” программасы буенча 4 объектта — өч балалар бакчасында һәм бер гомуми белем бирү мәктәбендә эшләр тәмамланган.
2021 елдан республика мәктәпләрендә ашханәләр төзекләндерелә. Кайнар ризык белән тәэмин итү программа буенча 198 мәктәптә 1 млрд.сумлык эш башкарылачак. Шулай ук урамнарда урнашкан бәдрәф мәсьәләләре дә хәл ителгән. Республиканың 271 мәктәбендә аларны яңартканнар.
1 сентябрьгә Казанның 175 мәктәбен дә төзекләндерүдән соң ачачаклар. Биредә яңару эшләре белән беррәттән укучылар өчен бассейн да төзелә.
– Узган ел студентлар яшәүче тулай торакларны да төзекләндерә башладык. Быел бер тулай торакта эшләр бетте инде. Төзүчеләр эштән туктап тормый. Әлбәттә, вирус безнең өлкәне дә урап узмады. Авыручылар да бар. Эшебез һәр иртә эшчеләрнең тән температурасы үлчәп санитар кагыйдәләр үтәп башлана. Кечкенә биналарда битлек киеп тә эшлиләр, – ди министр урынбасары. – Пандемия төзелеш материалларының бәясенә дә тәэсир итте. 2020 елның ахырында күп кенә кирәк-яраклар кыйммәтләнде. Әлбәттә, акча җитмәү проблемасы да күзәтелә. Әмма без моның җаен табарбыз дип ышанам. Инде Россиянең Төзелеш министрлыгы белән сөйләшүләр алып барыла. Берни дә комачау итмәс, уку елына барлык объектлардагы эшләр төгәлләнер дип уйлыйбыз.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү