Төбәкләргә массакүләм чаралар үткәрүне чикләргә тәкъдим иттеләр

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин төбәкләргә коронавируска каршы көрәш буенча күрелгән чараларны үтәүне тәэмин итәргә, шул исәптән массакүләм чаралар үткәрүне чикләргә тәкъдим итте, дип хәбәр ителә Министрлар Кабинеты сайтында.

«РФ субъектларының башкарма хакимият органнарына РФ территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралу темпларын киметүгә юнәлдерелгән элек кабул ителгән чараларны, шул исәптән массакүләм чараларны тиешле санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмичә үткәрүне чикләүне тәэмин итүне тәкъдим итәргә», — диелә РИА Новости хәбәрендә.


Фикер өстәү