Пандемиянең бик авыр стадиясенә керүебез турында әйткәннәр

Коронавирус пандемиясенең бик хәтәр этабына кердек, дип белдергән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Аданом Гебрейесус. Бу хакта РИА-Новости хәбәр итә.

Гебрейесус әйтүенчә, хәзер вируска каршы көрәш чараларына, иң элек – вакцинага ия булучы дәүләтләр чикләүләрне йомшарта. “Шул ук вакытта нәтиҗәле көрәш чараларыннан мәхрүм илләр хастаханәгә салу һәм үлем-китем дулкыны эчендә калды. Бу хәл вирусның яңа штаммнары килеп чыгу аркасында тагын да кискенләшә”, – дигән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы. Аның фикеренчә, килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы – ул да булса илләргә тестлар, вакциналар, дарулар һәм саклану чараларын гадел төстә бүлеп бирү. “Ракета төзү дә, хәйриячелек тә түгел, бәлки гомуми мәнфәгатьләргә җавап бирердәй иҗтимагый сәламәтлек саклау бу”, – дип өстәгән ул.
Оешма башлыгы басым ясап әйткәнчә, яхшыга таба үзгәрешләргә өмет бар. Аерым алганда, бу – COVAX вакциналарны бүлү программасы. Аны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Вакциналар һәм иммунизация буенча глобаль альянс белән берлектә башлап җибәргән. Программа шартлары нигезендә, бай дәүләтләр ярлы илләргә вакциналар сатып алуда ярдәм итәргә тиеш.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, пандемия башланганнан бирде Җир шарында коронавирус йоктыруның якынча 184 миллион очрагы теркәлгән. Чама белән 4 миллион сырхау җан тәслим кылган.


Фикер өстәү