Казанда «Ярат» яшь әти-әниләр фестивале узачак

Казанның Горки-Әмәт урманында 11 июль көнне яшь әти-әниләр өчен «Ярат» фестивале узачак. Чарада 1500гә якын яшь гаилә катнашуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

«Ярат» яшь гаиләләр берләшмәсе узган ел «О-чаг» республика яшь гаиләләр форумы нәтиҗәләре буенча оештырылган. Берләшмә – үз никахын теркәргә җыенучы яки биш елдан артык бергә торучы яшь гаиләләр өчен ачык мәйданчык. Аның максаты – яшь гаиләләргә аралашу аша булышу.

– Республикада, илдә яшь гаиләләр белән эшләү ныгый бара. Бу – безнең республикада яшь гаиләләргә багышланган беренче зур фестиваль. Алга таба бу хәрәкәт үсәчәк дип уйлыйм, чөнки яшь гаиләләр  илебезнең киләчәгендә мөһим роль уйныйлар, – диде Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының Социаль проектлар һәм һөнәри яктан үзеңне күрсәтү бүлеге җитәкчесе, фестивальне оештыручы Анна Гәрәева.

Фестиваль программасында – лекторийлар, интерактив программа, иҗат коллективлары чыгышы, балалар һәм өлкәннәр өчен шоу. Шулай ук, бәйрәм кунаклары өчен әниләр мәктәбе, ярминкә, «Счастливые животики» арт-күргәзмәсе,  «бәби арбалары» парады, костюмнар конкурсы, бию флешмобы һәм призлар уйнату планлаштырылган. Бу хакта «МамаПати»оешмасына нигез салучы Светлана Абросимова хәбәр итте.

–  Мондый фестивальләр уздыру тәҗрибәбез зур, бу инде – без оештырган 26 нчы фестиваль. Казанда әлеге чараны өченче тапкыр оештырабыз. Без моңа бик шат, яшь гаиләләр – гаҗәеп мохит,  – диде ул.

                                                                                          Ләйсән САФИНА

 


Фикер өстәү