5 гыйнварда Казанда нинди күңел ачу чаралары булачак?

Яңа елга багышланган күңел ачу чараларын барлауны дәвам иттерәбез. Бүген, 5 гыйнварда, Казан халкын нинди күңел ачу чаралары көтә соң?

13 гыйнварга кадәр «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта «КышДаКарФест» фестивале уза. Биредәге Яңа ел ярминкәсендә республика һөнәрчеләре, фермерлары үз продукциясен тәкъдим итә.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы да 10 гыйнварга кадәр театральләштерелгән тамашаларга, Кыш бабай һәм Кар кызы катнашындагы Яңа ел экскурсияләренә, уеннар, квестлар, мастер-класслар, иҗади дәресләргә чакыра. Кремль территориясендә урнашкан җиде музейның һәркайсы балалар һәм өлкәннәр өчен үзенчәлекле программа әзерләгән.

Моннан тыш:

  • 10:00 сәгатьтә Аккош күлендә чаңгы шуу буенча ачык ярышлар башланачак;
  • «Крылья Советов» паркыннан Горки-Әмәт урманына кадәр «Парк рейсы» дип аталучы Яңа елга багышланган экскурсия маршруты узачак;
  • 17:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта бәйрәм чарасы узачак;
  • бүген Дәрвишләр бистәсе һәм Карбышев исемендәге скверда балалар өчен интерактив программа да булыр дип көтелә;
  • 18:00 сәгатьтә «Черек күл» паркындагы шугалакта та бәйрәм кичәсе узачак;
  • Шулай ук 18:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында узачак татар яшьләре концертына дәшәләр;
  • 19:00 сәгатьтә казанлылар һәм шәһәр кунакларын Кабан күле яр буена, шәүлә театрын тамаша кылырга чакыралар.

Яңа елга багышланган чараларны Казан циркы һәм «Әкият» курчак театрына барып та карарга мөмкин. Тамашалар 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Казанның яшь тамашачы театрларында, Качалов театры, Камал театры һәм Тинчурин театрында да балалар өчен махсус спектакльләр күрсәтеләчәк.


Фикер өстәү