Бәйрәм кәефе эзләп: 27 декабрьгә Яңа елга багышланган чаралар афишасы

Яңа елга кадәр санаулы көннәр калып бара. Димәк, кичекмәстән бәйрәм кәефе булдырырга кирәк! Моның өчен башкалабызда көн саен нинди дә булса чара уздырыла. Мәсәлән, 24 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта “КышДаКарФест” фестивале узачак. Биредәге Яңа ел ярминкәсендә республика һөнәрчеләре, фермерлары үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы 14 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр театральләштерелгән тамашаларга, Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашындагы Яңа ел экскурсияләренә, уеннар, квестлар, мастер-класслар, иҗади дәресләргә чакыра. Кремль территориясендә урнашкан җиде музейның һәркайсы балалар һәм өлкәннәр өчен үзенчәлекле программа әзерләгән.

Ә бүген, 27 декабрьдә шәһәребездә тагын нинди күңел ачу чаралары узачак соң?
 «Салават күпере» торак комплексы һәм Азино-1 микрорайонында чыршы шәһәрчегенең ачылыш тантанасы узачак;
 Кадышево бистәсе һәм Совет урамындагы скверда урам театрларының чыгышларын тамаша кылырга мөмкин булачак;
 18:00дә казанлылар һәм шәһәребез кунакларын Черек күл паркындагы шугалак ачылышына чакыралар.


Фикер өстәү