Автомобиль йөртүчеләргә юлда йөрү кагыйдәләрен кырысландыралар

Машина йөртүчеләр канында рөхсәт ителгән хәмер микъдарын киметергә кирәк. Россия Премьер-министры урынбасары, юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Марат Хөснуллин “Ведомство” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, юл-транспорт фаҗигаләрендәге үлем-китемнәр саны белән кандагы промилле күләме арасында турыдан-туры бәйлелек бар. “Рульгә утырыр алдыннан бер бокал чамасы сыра эчеп куйган кешеләрнең авариягә эләгү очраклары бик сирәк теркәлә. Ә менә канында хәмер микъдары бер промиллегә якынлашкан йөртүчеләрнең үлем-китемле ДТП китереп чыгару ихтималы гаять зур. Шуңа күрә моны җайга салырга кирәк”, – дип басым ясап әйткән Хөснуллин.
Ул шулай ук тизлекне арттыруның штраф салынмый торган чиген сәгатенә 20 чакрымнан 10 чакрымга калдыру мөмкинлеге каралуын искәрткән. Әмма әлеге мәсьәләләр буенча анык кына карарлар юк әле, дип йомгак ясаган вице-премьер.
Исегезгә төшерәбез: хәзер хәмернең рөхсәт ителә торган нормасы үпкәләрдән чыккан һавада 0,16 миллиграмм яки 0,356 промилле, бер литр канга 0,135 миллиграмм (0,3 промилле) тәшкил итә.


Фикер өстәү