Дәүләт автомобиль инспекциясе бүлекләрендә халыкны кабул итү тәртибе үзгәрә

Кешеләрнең күпләп җыелуын булдырмау максатыннан, ЮХИДИ бүлекләрендә транспорт чараларын теркәү, имтиханнар үткәрү һәм машина йөртүче таныклыкларын бирү фәкать бердәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы (WWW.GOSUSLUGI.RU) аша, алдан язылып кына, хәл ителәчәк.

Транспорт чараларына хәтәр йөкләр ташуга рөхсәт таныклыклары, шулай ук машина конструкциясенә кертелгән үзгәрешләрнең иминлек таләпләренә туры килүе турында таныклыклар бирү дә Дәүләт автомобиль инспекциясенең рәсми сайтында күрсәтелгән телефоннар аша алдан язылып кую юлы белән генә башкарыла.

Юлдагы аварияләр буенча һ.б. административ хокук бозу турында эшләр билгеләнгән көндә һәм вакытта, Дәүләт автомобиль инспекциясе җирле бүлекләренең кабул итү “тәрәзәләре”ндә карала.

Юлда авариягә очраган автомобильчеләрнең мөстәкыйль рәвештә юл-транспорт вакыйгасы буенча “евроберкетмә” рәсмиләштерә алуын тагын бер кат исләренә төшерәбез.

“Евроберкетмә”дән түбәндәге очракларда файдаланырга мөмкин:

– авария ике генә машинаның бәрелешүе аркасында килеп чыкса;

– машина йөртүчеләр, җәяүлеләр һәм пассажирларның гомере һәм сәламәтлегенә зыян китерелмәсә;

– авариягә эләккән автомобильләрдән тыш, башка берәүнең дә милкенә зыян китерелмәсә;

– авариягә эләккән машина йөртүчеләрнең икесенең дә тиешенчә рәсмиләштерелгән ОСАГО килешүе булса;

– машина йөртүчеләрдә юл-транспорт вакыйгасына карата аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмаса һәм автомобильләргә нык зыян салынмаса.

Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә Юл-транспорт вакыйгаларын рәсмиләштерү үзәкләре эшләп килә. Аларның барысы да гадәттәге режимда эшли.

«Хөрмәтле автомобильчеләр! Килеп туган катлаулы вазгыятьтә профилактика һәм шәхси иминлек чаралары турында онытмаска кирәклеген искә төшерәбез. Безнең тарафтан күрелә торган чараларны аңлавыгызны сорыйбы», — дип мөрәҗәгать итә ЮХИДИ идарәсе.


Фикер өстәү