Авылда “Лада” йөртүче егет бик зур тизлектә юл читенә очкан: аның карарлыгы калмаган

Чирмешән районында “Лада Веста” автомобиле йөртүчесе, бик зур тизлектә бару сәбәпле, юл кырыена очкан. Машина әйләнеп капланган. Йөртүчесе нык җәрәхәтләнгән-имгәнгән. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.

Юл-транспорт вакыйгасы Чирмешән районы Югары Чегодай авылында булган. 26 яшьлек йөртүче хастаханәгә озатылган.

Автомобиль спидометрының угы “140 км/ч” күрсәткечендә туктап калган. Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына караганда, авариягә кадәр “авто”ның тизлеге моннан күпкә зур булган. Шулай итеп, йөртүче үзенең генә түгел, юлдагы башкаларның гомеренә дә куркыныч белән янарлык дәрәҗәдә кызу барган.

Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларга чираттагы тапкыр юлда йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеген искә төшерә.


Фикер өстәү