М12 безгә нәрсә алып  килде? Мәскәү – Казан арасын урап кайтканнан соң уйланулар

Мәскәү белән Казанны тоташтыручы юл төзелү турында хәбәр килеп ирешкәч тә, без, Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев белән элемтәгә чыгып, фикерләрен сорашкан идек. Шатлануына, дулкынлануына чик-чамасы юк, аныңча, М12 яңа сулыш алып килергә тиеш иде. Хыяллар, чыннан да, тормышка аштымы? Халык бу трассаны ничек кабул итте? Кайчандыр Кырым күпере буйлап Владимир Путин артыннан шәхси машинасында йөреп кайткан Рәмис Хәялиев бу юлы да шушы гамәлен кабатларга уйлаган иде. Тик мәгълүм сәбәпләр белән бу хыял барып чыкмады. Ахыр чиктә Яңа ел бәйрәмендә гаиләсе белән әйләнеп кайтырга булдылар. Ул безгә юлда күргәннәрен, белгәннәрен, халыктан ишеткәннәрен, уй-фикерләрен җиткерде.

Тарафдарлар да, каршылар да күп

– Мин – чыннан да, М12 трассасының тарафдары. Аңлашыла ки, «Каршылар да бармыни?» дигән сорау туар. Күп икән шул. Интернеттагы бәхәсләр шуны күрсәтә. Халыкны аптырашта калдырган беренче сорау: ничек инде, моңарчы матур гына йөргән юллар кинәт кенә түләүлегә әйләнде? Бу җәһәттән мин икътисадый яктан үзем белгән исәп-хисапны китереп үтәм. Мәгълүматлардан күренгәнчә, яңа салынган трассаның һәр километры 1 млрд сум тирәсенә төште. Мәскәү белән Казан арасы 800 мең км икәнен күздә тотсак, гомуми сумма 1 трлн сумга якын килеп чыга. Юл шәхси-дәүләти партнерлык рәвешендә салынды. Күпчелеге – шәхси акча. Аңлашыла ки, бу сумма кайчан да булса хуҗаларына кайтарылырга тиеш. Ул гына да түгел. М11 трассасының, Кырым күперенең дә шул ук ысул белән төзелгәнен исәпкә алсак, М12 түләүле булудан туктатылмаячак, кергән акча башка юллар салу өчен тотылачак, дип фаразлана.

Миңа үз гомеремдә Мәскәү белән Казан арасында күп йөрергә туры килде. Нәрсәләр генә күрмәдем мин анда. Шул исәптән бишәр-алтышар сәгать бөкеләрдә дә тордым. М7 трассасы, чыннан да, мораль яктан күптән инде искерде. Яңа юл бик кирәк иде. Каршы килеп маташучылар өчен шуны гына әйтә алам: искерде дигәч тә, иске юлны алыштыру турында сүз бармый бит, яңасы буенча йөрергә теләмәгән кеше, рәхәтләнеп, үзенчә, М7 трассасы  буенча җилдерә ала.

Тарихи юл

Әйтергә кирәк, минем тарафдарлыгым күбрәк тарих белән кызыксынуга бәйле. Гомер-гомергә мин бу хакта уйланып, үземчә теорияләр корып яшәдем. Кайбыч ул Татарстанның көнбатышында урнашкан, Мәскәүне көнбатыш өлкәләр белән тоташтыра торган төп юл нәкъ менә шушы территориядән үтәргә тиеш иде. Әмма чынбарлык башкачарак булды: М7 трассасы, Түбән Новгород аша китеп, Идел яры буйлап салынды. Ә бит Кайбыч Иван Грозный Казанны басып алганчы да, аннан соң да Мәскәү юлына урнашкан. Бөек Ватан сугышы вакытында хәтта немецларны да шушы яктан килер дип фаразлаганнар, окоплар казытканнар. Ат юллары да шушыннан булган, чөнки ул – иң туры һәм иң кыска юл. Яңа трасса безне читләтеп узса, мин моны тарихи гаделсезлек дип кабул иткән булыр идем. Бәхеткә, алай булмады. Үзем уйлап тапкан теориягә туры килеп, Татарстан аша узучы 140 км юлның 60ы Кайбыч районы аша салынды.

Сыналу

1 гыйнвар бәйрәм көн булгангамы, юл бөтенләй буш иде. Аның каравы, тынычлап кына күзәтеп барырга бик уңай булды.

Күзәтүләремнән чыгып, шуны әйтә алам: трассаның Татарстан өлешен иң яхшыларыннан дип билгеләп үтәргә була. Моның өчен төзүчеләргә рәхмәт әйтергә кирәк. Трасса төзелешенең генераль подрядчысы – Мәскәүдәге «Автодор» оешмасы. Әмма безнең тирәдә җирле оешмалар гына эшләде. Шул исәптән районда яшәүчеләр дә бик күп катнашты. Хәтта кайберәүләр төп эшләрен ташлап кайтты. Яшерен-батырын түгел, күп акча да эшли алдылар. Бу чорда Кайбыч территориясендә кемнәр генә яшәмәде: Россиянең барлык өлкәләреннән, чит илләрдән дә килделәр. Бу чын мәгънәсендә халыкара гасыр төзелеше булды.

Татарстанны үтеп, Чувашия республикасы буйлап киттек. Аларга якынча 100 км юл тия. Шул аралыкта бары тик бер заправка урнашкан. Әйтергә кирәк, бу проблема әлегә шоферларны трасса буйлап озата бара. Әмма мәсьәлә тиз арада хәл ителер дип уйлыйм. Буш урыннар күп калдырылган чөнки. Ягулык салу станцияләре урнашкан урыннар «күпфункцияле зона» дип атала. Анда комплекслы корылмалар төзелү күздә тотыла. Заправка – аның бер өлеше генә. Безнең Кайбыч районында да төзелде бу зона. «Татнефть» бүләге. Юлның ике ягында да туклану пунктлары, ял итү урыннары, хәтта мөселманнарга намаз уку бүлмәләре дә каралган.

Трасса Чабаксарга да, Түбән Новгородка да керми. Зур шәһәрләр читтә кала. Монысы кечкенә шәһәрләрне үстерү программасына бәйле. Башта Сергач шәһәрен үттек. Икенче пункт – Арзамас шәһәре. Аңа юл Мәскәү ягыннан ачылган иде. Ул трасса күпмедер эшләде. Шуңа күрә монда ягулык салу проблемасы да юк, бүтән уңайлыклар да бар. Тик 1 гыйнварда юлны чистартып өлгермәгәннәр иде әле. Сергач тирәләрендә карны ерыбрак бардым. Сыртлап-сыртлап өйгән иде. Тора-бара бу кимчелекләр бетәр, дип уйлыйм.

Владимир өлкәсендә мин бик күңелле күренеш белән очраштым: тагын бер «Татнефть» заправкасы очрады. Бездәгечә бик матур корылган. Булсын дип, киләчәк өчен дип эшләгәннәр. Кешеләрне татар халык ашлары белән сыйлыйлар. Машинаны куеп, рәхәтләнеп ял итәргә була.

3 гыйнвар көнне кайтырга чыктык. Монда хәлләр киресенчә иде инде. Халык бәйрәмнән соң мәш килә. Нигә дисәгез, акчалы кешеләр яхшы-яхшы машиналарда чит илләргә чыга алмаганлыктан, яңалык дип, М12гә ыргылды. Яңа гына эшли башлау сәбәпле, зоналарда хезмәт күрсәтүчеләр эшкә өйрәнеп җитмәгән әле. Шуңа күрә этеш-төртеш китте. Кәттә машиналарда йөрүчеләр бик тәкәббер, сүгенеп тә җибәрергә мөмкиннәр. Соңрак, берничә көн үткәч сорашкан идем. Трасса гадәти хәленә әйләнеп калды, диделәр. Димәк, бәйрәм яңа юл өчен сыналу көннәре булган.

Әйтергә кирәк, уңайлыкларны да әледән-әле уйлап чыгара торалар. Мәсәлән, мин алгы пыялага транспондер куйдырдым. Түләүле юлда йөргән өчен акча автомат рәвештә алына дигән сүз бу. Әйләнеп кайтыр өчен 4100 сум тирәсе түләргә туры килде. Казанга кадәр 300 сумнан артыграк була. Транспондер белән 1600 балл эшләгәнмен. Димәк, икенче баруда ташлама булачак.

Тизлек чиксез булмасын

Трассада без гадәтләнгән мөмкинлекләрнең кайберләре чикләнгән. Юлда туктарга, тиктомалдан басып торырга да ярамый, чөнки түләүле юлның төп идеологиясе – тизлек. Очыш. Монда кеше үзеннән-үзе азартка керә. Дөрес, проектта тизлек сәгатенә 130 км салынган. «Рөхсәт ителгән» 19 километрны кушсак, 149 км булып чыга. Әмма түләүле трасса булгач, кагыйдә бозучыларны тоту өстендә эш алып барылмый. Камера эшли, күрә, әмма җәза бирелми. Мин дә вакыт-вакыт тизлекне булдыра алган кадәр арттырып карадым. Чынлап та, очкан кебек хис барлыкка килә. Әмма бу бик куркыныч. Әйтергә теләгән төп фикерем – тизлекне барыбер чикләргә кирәк. Төнлә йөрүнең дә үз кыенлыклары бар. Проект буенча трасса төн буе яктыртылырга тиеш. Әмма Чувашиянең күп өлешендә әлегә ут янмый.

Нинди дә булса бәлагә тарыган кешене авыр хәлдә калдырмыйлар. Юлның буеннан-буена авария комиссарлары хезмәте эшли. Халык бу хакта белеп бетерми әле. Үзебез якта Кайбыч егетләре эшләгәч, алар белән шактый аралашам. Кызганыч, юлда аварияләр булгалый, ватылып калулар да күп. Әмма авария хезмәте бик тиз килеп җитә. Туктап калган машиналарны тарттырып китәләр. «Менә берсе сүнгән иде. Кабыза алмыйлар. Үзебезнең машинага хатынын, балаларын алдык. Үзе рульдә безгә тагылып барды. Сервиска кертеп җибәрдек», – диде егетләр. «Күпме түләргә кирәк?» – дип сорыйлар икән. «Барысы да  бушлай эшләнелә», – дигәч, ышанмаучылар да бар, ди. Бензиннары бетеп, туктап калсалар, заправкага кадәр күпме кирәк, шуны салып җибәрәләр. Ватык машина кузгала алмаса, ян-якларын махсус корылмалар белән әйләндереп, мигалкалар белән саклап торалар. Кызганыч, зур аварияләр дә очраштыргалый. Кайтканда күрдек: бер ханым Кошман белән Мөрәле арасындагы коймага бәрелеп, багананы аударган, түбәнгә тәгәрәп, кыр буенча очып барган. Мондый хәлгә тару өчен, нинди зур тизлек белән барырга кирәклеген үзегез чамалыйсыздыр…

 

 

 


Фикер өстәү