Рөстәм Миңнеханов телефон мошенниклары активлашу сәбәпле, уяу булырга өндәде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренең аккаунтлары белән мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, уяу булырга өндәгән.

“Телефоннарыгызны карабрак йөрегез, егетләр!” – дип язган һәм телефоннан сөйләшү мизгелләре сурәтләнгән елмаеп төшкән фотосын урнаштырган.

Моңа кадәр сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Корбченконың, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның аккаунтларын ватканнар. Шул сәбәпле Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үзенең телеграм-каналында мессенджердан файдалану буенча киңәшләр биргән.


Фикер өстәү