Аферистлар Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры исеменнән аның танышларына шалтыратканнар
Мошенниклар Казанның Туризмны үстерү комитеты башлыгы Дарья Санникованың социаль челтәрләрен “ваткан”. Түрә ханым бу хакта үзенең телеграм-каналында язган.
– Аккаунтымны “ватканнар”, минем исемемнән көч структурларыннан шалтыратсалар, җавап бирмәгез! – диелгән хәбәрдә.
Санникова билгеләп үткәнчә, ул спам-шалтыратулардан котылу өчен телефонын элемтә операторының кайбер хезмәтләренә тоташтырган.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр мошенниклар сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның социаль челтәрләрдәге аккаунтларын “ваткан”.