18 гыйнвар. Шәхесләр

Дин әһеле, галим, татар уку йортлары өчен гарәп теле дәреслекләре авторы Габдрахман Исмәгыйль улы Гомәри 1867 елда Әстерханда туа.1881 елда Казанга килеп, 8 ел дәвамында ул Мәрҗани җитәкчелегендә гарәп теле һәм әдәбиятын, ислам фәлсәфәсен, мантыйк, математика һәм тарихны өйрәнә. Аның мәдрәсәсендә укыта, Әстерханга кайтып,«Низамия» мәктәбен ача. Уку йорты Түбән Идел буендагы педагогик уку-укыту үзәгенә әверелә. Аның укытучылар өчен әзерләнгән гарәп теле грамматикасы буенча беренче уку әсбабы 1896 елда Казанда басыла, соңрак ул тагын сигез тапкыр нәшер ителә. Ул гарәп теленнән тәрҗемә иткән Гомәри Ибн Хаҗибнең синтаксис монографиясе Россиядәге мәдрәсәләр өчен иң кирәкле дәреслекләрнең берсенә әверелә. Нәшрият ача, китаплар бастыра.

1907-1914 елларда «Идел» газетасын һәм «Мәгариф» журналын бастыра. Газетаның Төркиядәге хәбәрчесе сөргендә яшәүче Гаяз Исхакый була. 1910 елдан 1914 елгача «Идел»неңәдәби бүлеген Сәгыйть Рәмиев җитәкли.

1930 елда кулга алына, 1933 елда Архангельскөлкәсендә үлә. 1989 елда реабилитацияләнә.

Советлар Союзы герое Хәбибулла Ибраһим улы Ибраһимов 1912 елда Балтач районы Куныравылында туа. 1934 елдан хәрби хезмәттә. 1940 елда фин сугышында күрсәткән батырлыкларыөчен лейтенант Ибраһимовка Советлар Союзы герое исеме бирелә.

1975 елда Казанда вафат була.

Галим, язучы Казбек Таҗи улы Гыйззәтев1925 елда Ульяновск шәһәрендә туа. Ул артист һәм драматург Таҗи Гыйззәтнең уртанчы улы була.

Казан университетында фәлсәфә буенча кандидатлык, Мәскәү университетында «Сәнгатьтә милли үзенчәлек проблемасы» темасы буенча докторлык диссертациясен яклый. 1987-2003 елларда Казан мәдәният һәм сәнгать университетында фәлсәфә кафедрасы мөдире вазифасын башкара. Фәлсәфә, социология буенча19 китап яза. Шулай ук пьесалар авторы.

Казбек Гыйззәт –ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1986).

2013 елда Казанда вафат була.

Совет футболчысы Николай ИвановичМарков 1936 елның 18 гыйнварында Казанда туа. Балачагында һәм яшүсмер чагында футбол белән генә түгел, туплы хоккей белән дә шөгыльләнә. 1956—1958 елларда армиядә хезмәт иткән вакытта ОДО (Петрозаводск) өчен футбол һәм туплы хоккей уйный.

1959 елда Казанга әйләнеп кайта һәм җирле «Искра» командасына кушыла (соңрак «Рубин» дип үзгәртелә). Шунда ук төп составка керә һәм сул сакчы урынын ала. 11 сезон дәвамында команда капитаны була. Бу вакыт эчендә СССРберенчелекләрендә беренче һәм икенче лигаларда 357 матч, ә барлык турнирларда 386 матч уйный.

Уен карьерасын тәмамлагач, 1970—1971 һәм 1978—1988 елларда Николай Марков «Рубин» командасы башлыгы вазыйфасында башкара.Соңрак урта мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли.

2020 елның 22 августында Казанда вафат була.

Шахматчы Алисә Михаил кызы ГалләмоваКазанда туа. 1987 елда дөнья чемпионатында 16 яшькә кадәрле кызлар арасында көмеш медаль яулый. 1997 елда Россия чемпионы. Халыкара гросмейстер. 2010 елдагы Шахмат Олимпиадасы җиңүчесе.


Фикер өстәү