14 декабрь. Шәхесләр

Татар шагыйре Сирин Батыршин 1896 елның 14 декабрендә Татарстанның хәзерге Ютазы районы Кәрәкәшле авылында крестьян гаиләсендә туа. Иҗади юлы Бөгелмәдә чыккан «Юксыл» газетасында башлана. Сирин иҗатының чәчәк аткан чагы колхозлашу елларына туры килә. Аның крестьяннарны күмәкләшүгә өндәгән «Булмый! Булмый!» исемле атаклы шигыре нәкъ әнә шул елларда языла. 1931 елны «Тамчылар» исемле шигырьләр җыентыгы басыла. Ватан сугышы башлангач, Сирин фронтка китә, берничә тапкыр каты яралана. Армиядән соң туган авылына кайтып, колхозда эшли, шул ук вакытта шигырьләр дә яза.

Бөек татар җырчысы (тенор), ТАССР халык артисты, 1941 -1962 елларда Татар филармониясе солисты Рәшит Ваһап улы Ваһапов 1962 елның 14 декабрендә вафат була.  Ул 1908 елның 7 маенда хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Актук авылында туа. Милли вокал-концерт сәнгатенә нигез салучыларның берсе буларак, ул татар музыка культурасын үстерүгә зур өлеш кертә, актив концерт эшчәнлеге алып бара, СССРның барлык республикаларында диярлек була.

Театр әһеле, драматург Сәет Габделхәй улы Шәкүров 1917 елның 14 декабрендә Татарстанның хәзерге Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында укытучы гаиләсендә туа. Театр техникумын тәмамлый. Бөек Ватан сугышына кадәр дә, кайткач та, актерлык өлкәсендә эшли. Соңыннан Татар дәүләт академия театрының баш администраторы, ә 1975 елдан алып пенсиягә чыкканчы (1979) Республика татар күчмә театрының директоры булып эшли. Татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа 1970 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.

Сәет Шәкүров шулай ук драматург буларак та билгеле. Сәет Шәкүров 1970 елдан СССР Язучылар союзы члены була.

Скрипкачы, дирижёр, педагог, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Ибраһим улы Үтәйгә 80 яшь (1943).

1962 елда Казан музыка училищесын тәмамлый. 1966 – 1976 елларда Рөстәм Үтәй Татар дәүләт филармониясендә оркестрда эшли. Казан дәүләт консерваториясеннән соң, 1978 – 1983 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында дирижёр була.

1990 елның 4 октябрендә Рөстәм Үтәй җитәкчелегендә «Татарстан» дәүләт телекомпаниясе оркестры оеша. 2005 елда әлеге оркестр Татар филармониясе карамагына күчә һәм әлеге концерт оешмасында Дәүләт эстрада-симфоник оркестры исеме белән 2010 елга кадәр эшли. Оркестр тарафыннан яздырылган төрле жанрлардагы вокал һәм инструменталь әсәрләр Татарстан радиосы һәм телевидениесенең алтын фондын тәшкил итәләр.

Татар шагыйре, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Нур Әхмәдиев 1946 елның 14 декабрендә Татарстан АССРның Азнакай районы Әсәй авылында колхозчы гаиләсендә туа. Әдәбият мәйданында Нур Әхмәдиевнең исеме 70 еллар башында «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарында басылган шигырьләре һәм хикәяләре белән күренә башлый. Соңга таба шигъри цикллары «Идел» альманахында, «Казан утлары» журналында еш басыла. 1980, 1984 елларда шагыйрьнең ике китабы — лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган «Аһәң» һәм нәниләр өчен «Баллы яңгыр» исемле җыентыклары басылып чыга.

 


Фикер өстәү