10 гыйнвар. Шәхесләр.

Оркестр дирижеры, педагог, Украина ССР, СССР, ТАССРның халык артисты Рахлин Натан Григорьевич 1906 елның 10 гыйнварында Чернигов губерниясе Сновск шәһәрендә туа.

1941–1945 елларда СССР Дәүләт симфоник оркестры баш дирижеры. 1962 елдан илнең бик күп симфоник оркестрлары белән, чакырылган дирижер буларак, концерт эшчәнлеге алып бара. 1966 елда Татар филармониясе симфоник оркестрын оештыра (хәзер ТРның Дәүләт симфоник оркестры), 1979 елга кадәр аның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры була. Рахлин репертуары 1000 нән артык симфоник әсәрне үз эченә ала; аның нигезен чит ил һәм рус классик, хәзерге украин һәм татар симфоник музыкасы тәшкил итә.

Татар дирижеры, музыкант, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Шакир улы Мансуров 1928 елда Алма-Ата шәһәрендә туа.

1966 елда Бөтенсоюз дирижерлар конкурсында лауреат була. 1968 елда Казанда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына баш дирижер итеп билгеләнә. Шул ук вакытта Фоат Мансуров Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрында дирижерлык итә.

Дирижер Мансуровның репертуары үз эченә күпсанлы зур симфоник әсәрләр, опера һәм балет спектакльләрен ала. Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының 1991-1993 елгы концерт программасы өчен Фоат Мансуровка Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.

Ул 82 яшендә Мәскәүдә вафат була.

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Нил Гафур улы Юзиев 1931 елда Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында туа.

Нил Юзиевның әдәбият фәне һәм әдәби процессның актуаль мәсьәләләренә багышланган беренче тәнкыйть мәкаләләре көндәлек матбугатта узган гасырның илленче еллары башында күренә. Ул Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким кебек шагыйрьләрнең иҗаттагы индивидуальлекләрен тикшерә.

Ул уннан артык китап һәм монография, йөздән артык мәкалә һәм урта мәктәпләр өчен дәреслекләр авторы. «Шигырь гармониясе» һәм «Хәзерге татар поэтикасы» китаплары өчен 1974 елда Нил Юзиев Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1981 елда аңа «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Галим 1996 елның 11 сентябрендә Казанда вафат була.

Татар шагыйре, журналист, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ямаш Игәнәй (чын исеме Ананий Нестер улы Малов) 1938 елның 10 гыйнварында Татарстан АССРның Сарман районында урнашкан Ләке авылында дөньяга килә.

Ямаш Игәнәй XX гасырның 70 нче елларында ук  шигырьләрен Татарстанның көндәлек матбугатында, күмәк җыентыкларда бастыра башлый. 1981 елда аның «Сәфәр чыгам» исемле беренче җыентыгы чыга. 1983 елда шагыйрьнең кече яшьтәге балалар өчен «Йолдыз булып ян» һәм 1984 елда «Хәзинәләр иле» исемле китаплары басыла. 1987 елда — «Игелекле төбәк», ә 1989 елда аның «Мин әтигә охшаган» исемле шигырь җыентыклары дөнья күрә. Иҗатчының шулай ук публицистик әсәрләре һәм очерклары бар. Алар аның «Бәддога» (1994) китабында тупланган.

1997 елның 1 мартында Чаллы шәһәрендә вафат була. Туган авылы зиратында җирләнә.

Рәссам-монументалист, Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы Риф Заһри улы Фәхретдинов 1949 елда Татарстанның Матвеевка авылында туа. Аның исеме Республиканың гербы белән бәйле. Ул – 1992  елның 7 февралендә кабул ителгән герб авторы.

Республика гербы проектын эшләүдә байтак рәссам катнаша. Югары Совет сессияләрендә, газета-журнал битләрендә күптөрле проектлар турында фикер алышканнан соң, монументаль сәнгать остасы, рәссам Риф Фәхретдинов ясаган проект җиңеп чыга.

Җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты, Башкортстан һәм Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов 1960 елда Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылында туа.

Казан мәдәният институтының режиссерлар әзерләү бүлегенә укырга керә һәм 1989 елда тәмамлый. Шул ук елны «Татар җыры-89» конкурсы лауреаты була. Салаватка «Россия Федерациясенең атказанган артисты», «Татарстан Республикасының халык артисты» исемнәре бирелә, Тукай премиясе һәм Муса Җәлил премиясе лауреаты була.

1993 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетының театр, кино һәм телевидение факультетында актер осталыгы педагогы булып эшли; театр иҗаты кафедрасы профессоры (2013).

 

 

 

 


Фикер өстәү