Илсур Һадиуллин ни өчен биш көнлек укытуга күчмәүнең сәбәбен атады

Шушы минутларда гына “Киләчәкне мәгълүмати технологияләрдә сайлыйбыз” дигән темага багышланган онлайн ата–аналар җыелышы тәмамланды. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әти–әниләрнең биш көнлек укытуга күчүгә бәйле соравына да җавап бирде.

Республикада бүген атнага биш көн генә укый торган мәктәпләр болай да бар. Бу мәсьәләне һәр мәктәп үзе хәл итә. Ә ни өчен барлык мәктәпләр дә шимбә көн ял итми соң?
– Балалар көнгә 6-8 дәрес укый. Шуннан соң әти-әниләр түгәрәкләргә йөртә, аннан кайткач, өй эшен хәзерли башлый. Балалар шулкадәр арый. Ял да кирәк. Без аларның сәламәтлеге турында уйларга тиеш, –диде Илсур Һадиуллин.
Республика мәктәпләрендә укучылар атнага 23–38 дәрес укый. Ике көн ял итүгә күчкән очракта бу сәгатьләр тагын да артып китәчәк. Моны министр бала өчен зур киеренкелек дип саный. Шулай ук ул биш көн укытуга күчкән төбәкләрдәге тискәре мисалларны да китерде. Кайберләрендә балалар арасында җинаятьчелек арткан икән. Шимбә көнне исә балалар белем ала, кайнар ризык белән туклана.
Җыелышта, соңгы 6–7 нче дәресләрдә математика, физика, татар теле кебек авыр фәннәрне куялар, дип әйтүчеләр дә булды. Балалар арый, шуңа күрә бу дәресләрне алданрак куярга кирәк. Әти–әниләр шул хакта да борчыла. Министр моның белән дәлилен көчәйтте генә: “Менә биш көнлек укытуга ни өчен дә күчмәскә кирәк”.


Фикер өстәү