Газетага язылу

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бозлавык вакытында иминлек чаралары турында искәртте

26 ноябрьгә каршы төндә һәм көндез Татарстанда көчле бозлавык көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әлеге уңайдан республика халкына иминлек чараларын үтәү зарурлыгы искәртте, дип яза «Татар-информ».

«Урамда һәм юлда йөргәндә сак булыгыз. Җәяүлеләргә бары тик тиешле урыннарда гына юл аркылы чыгарга рөхсәт ителә. Балаларга күз-колак булыгыз, өлкән яшьтәгеләргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112», – диелә хәбәрдә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре