Газетага язылу

Марат Хөснуллин шәхси торак төзелеше өчен буш җир кишәрлекләрен бушлай таратырга тәкъдим итте

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин гражданнарга шәхси торак төзелеше өчен буш җир кишәрлекләрен бушлай бирү инициативасы белән чыкты.

 Моның өчен өченче якларның хокуклары белән бәйле булмаган буш территорияләрнең тулы исемлеген ачыкларга, аларны кадастрга кертергә һәм шәхси йортлар салу өчен бүләргә кирәк булачак. Дәүләт Думасының пленар утырышында Хөкүмәт сәгате барышында шундый тәкъдим җиткерелде.

«Иң мөһим мәсьәлә – шәхси торак төзелешен үстерү. Без шундый инициатива әзерләдек: аның буенча барлык буш участокларны кадастрга кертергә, бүлеп бирергә һәм, кеше өч ел эчендә торак төзегән очракта, хәтта бушлай бирергә мөмкин булачак. Әгәр төземәсә һәм теркәмәсә, җир кадастр бәясе буенча биреләчәк», – дип билгеләп үтте вице-премьер.

Чагыштыру өчен: Татарстанда 2026 елның гыйнвар – июнь айларында 1,37 миллион квадрат метр шәхси торак файдалануга тапшырылган – бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 18,8 процентка кимрәк. Шуңа да карамастан, республика шәхси торак төзелеше күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урынны саклап калды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре