Газетага язылу

Россидә машина йөртү таныклыгын Макс аша күрсәтергә мөмкин

Россиядә Макс платформасы ярдәмендә машина йөртү таныклыгын күрсәтү сервисы эшли башлады, дип хәбәр итте РФ цифрлы үсеш министрлыгына сылтама белән «Татар-информ».

Цифрлы документ кәгазь документ белән бертигез, аны теләгән вакытта кулланырга мөмкин.

Моның өчен мессенджерны эшләтеп җибәрергә, экранның астындагы цифрлы ID ачарга һәм «Транспорт» бүлегендә кирәкле документны сайларга кирәк. QR-код өзеклекләрсез тикшерелсен өчен, Интернетка тоташу кирәк.

Министрлыкта ачыклык керттеләр: цифрлы ID дагы мәгълүматлар шәхси дәүләт хезмәтләре кабинетыннан килә. Теркәлү турында таныклык белән бергә расланган исәп язмасы һәм порталга йөкләнгән машина йөртү хокукы кирәк булачак.

Ведомствода мәгълүматлар ышанычлы саклана һәм алардан бары тик документлар хуҗасы гына файдалана ала, дип өстәделәр.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре