Газетага язылу

Социаль фонд пенсиягә чыгар алдыннан хезмәт стажын тикшерергә киңәш итә

РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге булачак пенсионерларга хезмәт стажы, пенсия коэффициентлары, бала карау яки армиядә хезмәт итү чорлары турындагы мәгълүматны алдан тикшерергә булыша. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Пенсия билгеләүгә әзерлекне пенсия яшенә җиткәнче бер-ике ел алдан башлау хәерлерәк. Бу вакыт эчендә стаж турында белешмәләрдәге төгәлсезлекләрне ачыкларга, җитмәгән документларны торгызырга һәм булачак пенсия күләменә йогынты ясый торган эш чорларына төгәллек кертергә мөмкин», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Социаль фонд белгечләре шәхси счетта һәрвакытта да тулысынча күренми торган белешмәләргә аеруча игътибар бирә. Мәсәлән, пенсия исәпләгәндә рәсми эш еллары гына түгел, ә армиядә хезмәт итү, балаларны, беренче төркем инвалидларны һәм 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне карау чорлары да исәпкә алынырга мөмкин. Мәгълүмат булмаса яки төгәлләштерү таләп ителсә, аны пенсия билгеләнгәнче тикшерәләр.

«Кайвакыт кеше җитмәгән белешмәләр турында пенсиягә чыгарга җыенганда гына белә. Шуңа күрә без документларны алдан тикшерергә тәкъдим итәбез. Бер яки ике ел эчендә эш бирүчедән мәгълүматка төгәллек кертү, архив белешмәләрен табу һәм бәхәсле чорларны ачыклау күпкә җиңелрәк. Нәтиҗәдә, пенсия билгеләү вакытына төп мәсьәләләр хәл ителгән була», – дип билгеләп үтте РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

2026 елда Татарстанда 30 мең кеше стажны һәм документларны алдан тикшергәннән соң пенсиягә чыккан. Быел 1967 елгы хатын-кызлар һәм 1962 елгы ир-атлар гомуми нигездә картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукына ия була. Шул ук вакытта, пенсия билгеләү өчен кимендә 15 ел иминият стажы һәм 30 шәхси пенсия коэффициенты булу зарур.

Формалашкан пенсия хокуклары турындагы мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә тикшерергә мөмкин. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси счеттан өземтәгә заказ бирергә кирәк. Документта исәпкә алынган эш чорлары, иминият стажы һәм пенсия коэффициентлары саны чагылыш таба. Төгәлсезлекләр ачыкланган очракта Социаль фондның ТР буенча бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре