Газетага язылу

Әниләр көнендә әниләр белән балалар Казанның алты музеена бушлай керә алачак

Әниләр көнендә, 29 ноябрьдә, Казан музей комплексының алты музее әниләр һәм балалар өчен акция үткәрә. Килүчеләр даими экспозицияләрне һәм вакытлы күргәзмәләрне бушлай карый алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат үзәге.

Василий Аксенов Музей-йортына, Әмир Мәҗитов музеена, Константин Васильев картиналар галереясына, Илдар Зарипов галерея-студиясенә, Бакый Урманче музеенда һәм рус фольклоры үзәгенә бушлай керү оештырылачак.

Түләүсез керү өчен ана паспортын һәм баланың туу турында таныклыгын күрсәтергә кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре