Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

12 гыйнвар – Россия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәрләре көне. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика прокуратурасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Татарстан Хөкүмәте исеменнән сезне Россия Прокуратурасы хезмәткәрләре көне уңаеннан котлыйм! – диелә котлауда. – Прокуратура инде 300 елдан артыграк вакыт дәвамында Россия гражданнарының хокукын саклау-яклауны тәэмин итүдәге бурычын эзлекле төстә үтәп килә. Бүген прокуратура органнары, Россия дәүләтчелеген, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуда төп рольне уйнавы сәбәпле, илебезнең иң мөһим җәмәгать институтларыннан берсе булып тора. Прокуратура вәкилләренең кырыслыгы, гаделлеге халыкта хокук һәм законның өстенлегенә ышанычны ныгыта. Татарстан Республикасы прокуратура органнарының барлык хезмәткәрләре һәм ветераннарына нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, илебез файдасына алга таба эшчәнлектә уңышлар телим».


Фикер өстәү