Фәрит Мөхәммәтшин юристларны Россия Юстиция министрлыгының 220 еллыгы белән котлады

Казанда, Россия Юстиция министрлыгы оештырылуга 220 ел тулуга багышлап, министрлыкның Татарстан буенча идарәсенең тантаналы җыелышы узды. Бәйрәм уңаеннан идарә коллективын һәм ветераннарын республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында Казан губерниясенең Сокуры авылында туып үскән күренекле дәүләт эшлеклесе, атаклы шагыйрь Гавриил Державинның Россиядә тәүге юстиция министры булганлыгын искә төшерде. “Ике йөз елдан артыграк вакыт дәвамында әлеге мөһим дәүләт институты илнең бердәм хокукый кырын ныгыту, законлылыкны, хокук тәртибен саклау бурычларын үтәп килә, – диде ул. – Татарстан идарәсе, өлкән буыннар салган данлыклы традицияләрне саклап һәм ишәйтеп, күп еллар дәвамында үзенең хезмәт бурычын тел-теш тидергесез үтәп килә. Идарәнең Татарстан Юстиция министрлыгы, һәм, әлбәттә инде республика Дәүләт Советы белән нәтиҗәле төстә берлектә эшләве бик мөһим”.

Фәрит Мөхәммәтшин, җәмгыятьтә юридик хезмәтләргә ихтыяҗның зур булуын искәртеп, август азагында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия юстиция министры Константин Чуйченко катнашында ачылган “Юстиция кварталы”н югары бәяләде. “Барлык хокукый хезмәтләрне бергә туплаган заманча киңлек бу. Биредә яшь белгечләр, студент-юристлар да һөнәргә өйрәнәчәк, – диде республика парламенты башлыгы. – Татарстанда яшәүчеләрнең биредә юридик консультацияләрне сыйфатлы һәм тулы күләмендә алачагына ышанам”.

Фәрит Мөхәммәтшин идарә ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерде. “Бөтен көчегез һәм тәҗрибәгезне хокук тәртибен, законлылыкны ныгытуга бирдегез, – диде ул. – Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, күп милләтле ватаныбыз файдасына хезмәттә алга таба да уңышлар телим”.


Фикер өстәү