Фәрит Мөхәммәтшин Финанс өлкәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Сәйдәш исемендәге дәүләт Зур концертлар залында Финанс хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Финанс өлкәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Дәүләт Советы Рәисе парламент һәм финанс органнары, Финанс министрлыгының законнар иҗат итү эшчәнлегендәге зур хезмәтен билгеләп үтте. “Парламент комитетлары һәм алар каршындагы Экспертлар советлары белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салынды. Бюджет чыгымнарын таләп итүче бер генә закон проекты да сезнең игътибардан читтә калмый, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Ел саен республиканың төп финанс документын кабул иткәндә һәм үтәгәндә бик зур уртак эш башкарыла. Аның һәр этабында – бюджет проектын Дәүләт Советына кертүдән, парламент тыңлаулары процедурасыннан алып, тавыш биргәнче – сезнең кызыксынуны һәм җаваплылыкны тоябыз”.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, республика Финанс министрлыгының тотрыклы һәм төгәл эше профессионаллар командасына һәм аның башлыгы – ведомствоны 20 ел дәвамында җитәкләүче Радик Гайзатуллинга бәйле. “Татарстанның финанс системасында үз эшенең чын мәгънәсендә осталары, югары квалификацияле белгечләр эшләвен канәгатьлек хисе белән билгеләп үтәсем килә”, – диде Дәүләт Советы Рәисе .


Фикер өстәү