Фәрит Мөхәммәтшин экспертлар советлары җитәкчеләре белән очрашты

Законнар иҗат итү эшчәнлегенең нәтиҗәсен арттырырга, экспертлар советлары һәм комитетларның уртак эшен көчәйтергә. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның профильле комитетлары җитәкчеләре һәм экспертлар советлары рәисләре белән очрашуда шундый бурыч куйды.

Экспертлар советлары Дәүләт Советының сигез комитеты каршында оештырылган. Алар составына дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый берләшмәләр, фәнни оешмалар вәкилләре керә. Экспертлар советлары, җәмәгать башлангычында эшләп, консультация-киңәшмә органы булып тора.
Парламент башлыгы фикеренә, урыннарда очрашулар, көн кадагына суга торган мәсьәләләр буенча күчмә “түгәрәк өстәл”ләр үткәрү, законнар чыгару хакимияте абруен үстереп, халыкның ышанычын яулауга ярдәм итә.
“Сез парламент утырышларында катнашып, республика һәм федераль дәрәҗәдәге мәйданчыкларда абруйлы фикерегезне белдереп киләсез, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу закон проектларының сыйфатын яхшыртуда мөһим роль уйный”.
Фәрит Мөхәммәтшин экспертлар алдына куелган бурычлар арасыннан шулай ук социаль әһәмиятле законнарны кабул итү яки инкарь итү нәтиҗәләрен бәяләүне, шулай ук гамәлдәге республика законнарын куллануга мониторингта катнашуны билгеләп үтте.
“Социаль яктан иң әһәмиятле законнар һәм норматив-хокукый актларның гамәлгә ашырылуын фаразлауда сезнең профессионализмга бик нык исәп тотабыз, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Безгә законнар иҗат итү эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре буенча тәкъдимнәрегез кирәк. Моның өчен шәһәр-районнарда яшәүчеләрнең фикере белән кызыксыну, урыннарда кешеләр белән эшләүне дөрес итеп кору шарт”.
Парламент башлыгы шулай ук экспертлар советлары әгъзаларын муниципалитетлардагы эшчәнлекләрен киңәйтергә, шәһәр һәм район советларының хисап утырышларында, министрлыклар һәм ведомстволар коллегияләрендә катнашырга чакырды.
Очрашу ахырында Дәүләт Советы Рәисе экспертлар бергәлеге вәкилләрен үз бурычларына җаваплырак карарга өндәде. “Закон чыгаручылар сезнең фикергә колак сала, Дәүләт Советы кабул итеп, республика Президенты кул куйган закон проектларының сыйфаты башлыча сезнең бәяләмәләргә бәйле”, – дип йомгак ясады ул.


Фикер өстәү