«Кешегә бирер ирем юк!» Авыл хатынының телефон кыйссасы

Кияүгә унбер ел элек чыктым. Булачак ирем артымнан өч ел йөрде. Синсез яши алмыйм, диде, башка сүзләр дә кызганмады. Мине генә түгел, хәтта әти-әниемне дә үзенә карата алды. 23 яшенә кадәр шәһәрдә яшәгән кыз авылга килен булып төште.

Тормышыбыз зарланырлык булмады. Каенана белән яшәп җәфаланмадым. Иремнең әти-әнисе безгә аерым йорт җиткереп бирделәр. Шунда матур гына яши башладык. Башта улыбыз, аннан соң кызыбыз туды. Ирем районга йөреп эшли, үзем дә тик ятмадым. Декретта утырганда, торт ясарга өйрәндем. Кешедән заказлар алып эшли башладым. Машинага да утырдым. Акчага да тилмермәдек. «Ватсап» аша иремә килгән хәбәрне укыганчы, барысы да тыныч иде…

…Ул көнне безгә кунаклар килде. Ирләр җыйнаулашып мунчага кереп китте. Иремнең телефоны тәрәзә төбендә калган. Кичке 9лар тирәсендә бертуктаусыз хәбәр килә башлады моңа. Һич кенә тынып тормый. Хатын-кыз йөрәге түзми бит инде, әкрен генә барып карарга булдым. Исем китте: Илгиз Рәсимович дигән кешедән әллә нинди сүзләр килә моңа. «Сагындым. Кайчан киләсең? Чыгып китә алмадыңмы, куяным». Егылыплар китәр идем дә, өй тулы кунак. Тиз генә бу хәбәрләрне үземә күчереп, теге номерны язып алдым. Эчкә корт керде. Бер ир икенчесенә «куяным» дип язсын инде? Юктыр, берәр хатынны ир-ат исеме белән махсус язып куйгандыр, дим. Ничек итеп кунакларны озатканны да, өстәл җыештырганымны да хәтерләмим. Бу көнне иремә бер сүз әйтмәдем.

Иртәгәсен башта бер уй. Нишләргә? Әгәр бөтенесен иргә сөйләсәм,   тавыш чыгачак. Сабыр итәргә булдым. Иремне читтән генә күзәтим әле, дим. Атна буе ул-бу сизелмәде. Кичләрен дә вакытында кайта, чыгып киткәне дә юк. Ни булды соң бу хәбәр? Тәвәккәлләп, үз әниемә сөйләп карарга булдым. Аның сүзе кыска: «Тапкансың уйлар нәрсә. Әтиеңнең телефонында казынсам, күптән баш бетәр иде. Кирәкмәгән нәрсә карап йөрмә», – ди бу. Әнине тыңлаган кебек итсәм дә, эчем яна гына бит! Әгәр кем беләндер хыянәт итсә? Ник алай итте икән? Үземне матур йөртәм, кеше кызыкмаслык та түгел. Кай җирем ошамый икән? Аптырагач, социаль челтәрдә киңәш сорадым. Андагыларның фикере бер иде: иреңнең сөяркәсе бар.

Бу хәлләрне онытырга да теләп тә карыйм, булмый. Күңелдә һаман тынгы юк. Ирем өстемнән йөридер кебек. Җитмәсә, ул да үзгәрде. Соң кайта, кулыннан телефонын төшерми, әле пароль дә куйган. Тик мин кеше паролен генә ача алмаслык хатын түгел шул! Ачтым мин аны. Тәвәккәлләп, теге Илгиз Рәсимовичка матур сүзләр яздым. Әйдә, очрашыйк, дип бер җайлы урын да билгеләдем. Ирем Казанга китте, мин «свидание»гә. Кафега барып керсәм – каршымда күрше хатыны басып тора! Эшнең нидә икәнен тиз аңлады. Тизрәк китмәкче иде, бирдем кирәген. Иремә башка якын килмәслек иттем мин аны. Рамилгә дә җиткергән бу хәлләрне. Икенче көнне киемнәрен җыеп чыгып бара бу. Ишектән чыгармадым. Чыгарасы булсам, теге Илгиз Рәсимовичны эзләп тә йөрмәс идем мин. Ул да аңлады. Теге хатынга: “Йә туктыйсың, йә иреңә сөйлим, авыл кешеләре алдында оятка калдырам”, – дидем. Иремнең гафу үтенүдән башка чарасы калмады.

Бер ел да булмады, күршеләр, йортларын сатып, Чаллыга китеп барды. Ирем дә намазга басты. Мин хәзер бәхетле генә түгел, бик бәхетле. Бу язманы ни өчен язганымны да әйтим әле: ир бирмәк – җан бирмәк. Аерылу, булган тормышны җимерү өчен бер көн җитә! Кешегә бирер ирем юк шул минем.

 Гөлчәчәк Хәмидуллина, Мөслим районы


«Кешегә бирер ирем юк!» Авыл хатынының телефон кыйссасы” язмасына фикерләр

Фикер өстәү