Язнын бер коне — ел туйдыра. Бакчада нинди эшләр башкарырга?

Авылыбызда тырыш бакчачылар — яшелчә, җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнергә яратучылар шактый. Алар февраль аеннан ук җиң сызганып эшкә тотына. Тәрәзә төпләрендәге савытларга орлык чәчеп, рассада үстерә, теплицаларны яңа сезонга әзерли. Без үзебез дә бакча эшенә чынлап гашыйк кеше.

Елның-елы помидор, кыяр, кәбестә, татлы һәм ачы борыч, кабак, ташкабак үстерү белән шөгыльләнәбез. Кайсы сортның күпме уңыш бирүен дә бик яхшы беләбез. Рассада һәм уңышының бер өлеше үзебез һәм балалар өчен булса, артып калганын сатуга чыгарабыз.

Әлбәттә, бакчачылык эше җиңел түгел. Яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерү өчен вакыты да, кул көче дә, тырышлыгы да шактый кирәк. Моннан кала, чыгымы да аз түгел. Борычны утыртканда ике факторны истә тотарга кирәк. Берен­чедән, сайлаган сортның үзенчәлекләре (иртә өлгерешле сорт күчереп утыртканчы – 60, соң өлгерешлесе 75 көн торырга тиеш). Икенчедән, сирәк­ләгәннән соң ныгу өчен борычка 10 көн вакыт кирәк. Болардан һәм климатка бәйле һава шартларыннан чыгып, төп урынга күчереп утырту вакытын билгелиләр. Шул датадан 60-85 көнне алырга кирәк. Килеп чыккан сан борыч утырту өчен уңайлы көн.

Ай календарена күз салсак, февральдә 13е, 14е, 15е, март­ның 13ендә борыч чәчәргә мөмкин. Помидор утырту өчен февральнең 13е,14е, 15е, мартның 13е,16сында да рассада өчен помидор орлыгы төртергә мөмкин. Баклажанны даими урынга чыгарганчы, ике ай вакыт үтәргә тиеш. Безнең төбәктә аны май ахыры – июнь башында утырталар. Орлыклар тишелеп чыкканчы да 12 көн вакыт үтә. Баклажан утырту өчен уңышлы көннәр: 13, 14, 15 февраль, 13 март. Аларны үстерүдә башка серләрем юк. Шөгылемне бик нык яратам, Бөтен буш вакытымны шул мавыгуыма багышлыйм. Бакчачылык турында шактый китаплар укып, әлеге эшне энәсеннән җебенә кадәр белеп бар күңелемне биреп эшләгәнгә бакчамдагы һәр үсемлек шулай яхшы үсәдер дә инде. Аннары һәр тере җан иясе наз һәм игътибар сораган кебек, мин үсентеләрем белән сөйләшергә, серләшергә яратам. Тырышсаң, барысы да була, уңышның сере дә шунда бит.

 

Луиза Мөхәмәтова


Фикер өстәү