Песков Украинага еракка оча торган ракеталар җибәрүгә карата фикерен әйтте

Төп максат – дәүләт башлыгы куйган бурычларны үтәү.

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, Украинага АКШның еракка оча торган ракеталар җибәрергә җыенуы хәлне киеренкеләндерергә мөмкин, әмма бу хәл махсус операция барышын үзгәртмәячәк.

Аның әйтүенчә, Украинаны мондый корал белән тәэмин итү киеренкелекне көчәйтәчәк, өстәмә тырышлык сораячак, әмма махсус операция барыбер дәвам иттереләчәк. Аның әйтүенчә, төп максат – дәүләт башлыгы куйган бурычларны үтәү.

Исегезгә төшерәбез: АКШның Украинага яңа хәрби ярдәме 2,2 миллиард доллар белән бәяләнә. Ярдәмгә моңа кадәр җибәрелгән ракеталардан ике тапкыр ераграк оча торган ракеталар да керә. Шулай ук XIMARS өчен150 чакрым ераклыкка оча торган бомбалар җибәреләчәк. Украина моңа кадәр 80 чакрым ераклыкка очучы снарядлар белән генә тәэмин ителгән иде.


Фикер өстәү