Лавров: “Россия Украина кораллы көчләрен безнең территориягә куркыныч тудыра алмаслык ераклыкка кысрыкларга тырыша”

Мәскәү Украина гаскәрләрен Россия территориясенә куркыныч тудыра алмаслык ераклыкка кысрыкларга омтыла. Көнбатыш илләренең Киев режимына җибәрелә торган ракеталары никадәр ераграк очса, аларны Россия территорияләреннән шуның кадәр ераграк кысрыкларга кирәк булачак, дип белдергән Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров.

“Хәзер Украина кораллы көчләре артиллериясен территорияләребезгә куркыныч тудыра алмаслык ераклыкка кысрыкларга тырышсак, Киев режимына җибәрелә торган ракеталар никадәр ераграк очса, аны безнең территорияләрдән шуның кадәр ераграк кысрыкларга кирәк булачак”, – дип белдергән Лавров “Россия 24” телеканалы һәм “РИА новости” агентлыгы хәбәрчеләре белән әңгәмәсендә.


Фикер өстәү