Төркиядә Россия һәм Украина ягының сөйләшү йомгаклары билгеле

Россия, Украина һәм Төркиянең тышкы эшләр министрлары Украинада утка тотуны туктату мәсьәләсен караган, әмма уртак телгә килә алмаган. Бу хакта Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба белдерде, дип яза ТАСС.

Кулеба әйтүенчә, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашуда урыннарда гуманитар мәсьәләләрне хәл кылу буенча тырышлыкның дәвам иттереләчәге турында үзара килешүгә ирешелгән. Россия белән сөйләшүләр дәвам иттереләчәк.

Сергей Лавров, үз чиратында, Россиянең Украина ягына конфликтны җайга салу буенча конкрет тәкъдимнәр тапшыруын белдергән.


Фикер өстәү