Украинадагы конфликтны туктату өчен уникаль хәл килеп тууын әйткәннәр

Белоруссия Президенты фикеренчә, моннан файдаланып калырга кирәк.

Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белдергәнчә, Украинадагы конфликтны туктату өчен хәзер уникаль хәл килеп туган. Бу хакта БелТА агентлыгы яза.

— Әлеге конфликтны туктату өчен уникаль хәл килеп туды (моны мин күреп һәм сизеп торам). Мондый хәл башка булмаска да мөмкин, – дигән Белоруссия лидеры.

Лукашенко фикеренчә, моннан файдаланып калырга кирәк. Ул шулай ук Россиядәге коллегасы Владимир Путинның максаты булып иң элек Россия өчен иминлекне тәэмин итү икәнен искәртеп үткән.

— Россия Федерациясе бүген конфликтны тыныч юл белән җайга салу өчен адымнар ясарга әзер. Ул беренче көннәреннән үк моңа омтылып карады… Минемчә, көнбатыш илләре һәм Америка Киевне бернинди дә сөйләшүләр алып бармаска этәрде, – дип белдергән Белоруссия Президенты.


Фикер өстәү