Бу көнне бирегә килүчеләрне күңелле театральләштерелгән тамаша көтә, борынгы гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп кышка каз әзерләү ысулы халык күз алдында җанландырылачак, ә барлык теләүчеләр милли татар мичендә пешкән кайнар коймаклардан авыз итә алачак.
«Каз өмәсе» бәйрәме, гадәттә, кышның беренче суыклары төшү белән – күбрәк ноябрь айларында билгеләп үтелә. Ул казларны күмәкләп эшкәртү һәм бергәләп хезмәт итү гореф-гадәтенә нигезләнгән, шуңа күрә дә халкыбызның бай мәдәни мирасының аерылгысыз бер өлеше булып тора, дип белдерә «Иске шәһәр» префектурасының матбугат хезмәте.
Быел әлеге милли тантана Шиһабетдин Мәрҗани урамындагы милли аш-су йортларында һәм аларның ишегалларында оештырылачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез