Яшел Үзәндә Украинада һәлак булган полковник Дмитрий Софронов белән хушлаштылар

Дмитрий Софронов 6 мартта Украинадагы махсус операция вакытында һәлак булган.

Татарстанның Яшел Үзән районындагы Бело-Безводное авылында диңгез пехотасы бригадасы командиры полковник Дмитрий Софронов белән хушлаштылар. Герой Украинадамахсус операция вакытында һәлак булган.

Саубуллашуга йөзләрчә кеше – һәлак булган офицерның якыннары, туганнары һәм дуслары килгән.

Кичә «ВТ» Украинада хәрби махсус операция вакытында диңгез пехотасы бригадасы командиры урынбасары полковник Дмитрий Софроновның һәлак булуы турында хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү