Татарстанда махсус операция зонасында һәлак булган Игорь Богаченконы соңгы юлга озаттылар

Бүген Яшел Үзәндә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Игорь Богаченко белән хушлаштылар. Ул 2015 елның гыйнварында Яшел Үзәндә инкассатор машинасына һөҗүм итү һәм инкассаторны яралау белән бәйле җинаятьтән соң күпләргә билгеле булган иде. Инкассатор машинасында 68 миллион сум акча булган.

Игорь һәм аның белән бергә җинаять кылган ир-ат 5 көн буе хокук сакчыларыннан качып йөри, аларны мари авылында тоткарлыйлар. Шул ук елның ноябрендә аны 14 елга катгый режимлы колониягә озаталар. Игорь өйләнгән була, тикшерү барганда аларның балалары туа.

Быел, «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, Игорь «Вагнер» төркеме составында махсус хәрби операция зонасына китәргә карар кыла.

«Игорьны, шәхси хәрби кампанияләрдә үз иреге белән катнашучылар кебек үк, гадәти киемнәрдән, тыныч кына җирләячәкләр», — диде «Татар-информ» агентлыгына әлеге вазгыять белән таныш булган чыганак.

«Игорь яхшы кеше иде, спорт белән шөгыльләнде, әмма үз вакытында ахмаклык эшләде, абынды. Махсус хәрби операциягә китәргә карар кылды, анда 4 ай булды һәм 16 ноябрьдә мәңгегә күзләрен йомды», — диде Игорьның дусты Евгений.

Аның әйтүенчә, Игорь Богаченко колониядә утырган вакытта дуслары белән элемтәләрен өзмәгән, аларның берсе дә аннан йөз чөермәгән. Ул алар белән соңгы тапкыр Украинага китәр алдыннан элемтәгә кергән.

 


Фикер өстәү