Татарстанда җылыта: синоптиклар +1 градус вәгъдә итә

Иртәгә Татарстанда кар-буран, якшәмбе көнне бозлы яңгыр көтелә. Киләсе атна башында явым-төшем акрынлап туктаячак, һава температурасы төшәчәк.

Гидрометеоүзәк фаразына караганда, шимбә – 17 декабрьдә көндез –1…–6, төнлә –5…–10 градус салкын. Көндез һәм төнлә юеш кар-буран явачак, юлларда бозлавык булачак. Якшәмбе – 18 декабрьдә республикага бик җылы һәм дымлы һава үтеп кергәнлектән, һава торышы нык бозылачак: юеш кар, бозлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр. Көндез термометрның терекөмеш баганасы –4…+1, төнлә –3…–8 градус күрсәтәчәк. Юлларда – кар көртләре һәм көчле бозлавык.

Дүшәмбе – 19 декабрьдә, республикага антициклон үтеп керү сәбәпле, явым-төшем акрынлап туктаячак. –6…–11 градуска кадәр салкынайта. Җил, көчәеп, юнәлешен үзгәртеп, төньяктан исә башлаячак һәм тизлеге секундына 15–16 метрга җитәчәк.

Башлангыч фараз буенча, сишәмбе – 20 декабрьдә явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы көндез –8…–13, төнлә –13…–18 градус чикләрендә тирбәләчәк.


Фикер өстәү