«ВТ»га мөрәҗәгать иткәннән соң, баскычлы да, утлы да булганнар

Редакциягә Биектау районының Коркачык авылында яшәүчеләр, «835 нче чакрым» электричка тукталышында платформадан төшәр өчен баскыч юк, дип мөрәҗәгать иткән иде.

Казан шәһәренә бару өчен ясалган ягы бик әйбәт булса, ә менә кайтканда кем ничек булдыра ала – шулай төшкән. Шулай ук  ул тирәдә баганаларда ут та янмаган. Караңгыда телефон уты белән йөрергә туры килгән.

Без Коркачык авылы халкын борчыган проблеманы Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат үзәгенә хәбәр иттек. Белгечләр, проблеманы җиткергәнгә рәхмәтебезне белдерәбез, кыенлыклар тудырган өчен пассажирлардан гафу үтенәбез дип, мәсьәләгә ачыклык кертергә вәгъдә бирде. Шуннан соң киңәшмә уздырып, тимерьюлчылар баскычны урнаштыру һәм платформада өстәмә яктырту юлларын караган.

Бүген инде авыл кешеләре, сөенеп: «Башта – баскычны, аннан утларны куйдылар. Хәзер инде йөрергә куркыныч түгел. Тимерьюлчыларга рәхмәт», –  дип хәбәр иттеләр.

Сәрия Мифтахова

 


«ВТ»га мөрәҗәгать иткәннән соң, баскычлы да, утлы да булганнар” язмасына фикерләр

  1. Һэр организация уз эшен тиешенчэ башкарча бернинди кинэшмэ дэ уздырасы юк җитэкчелэр кон буена креслоларыннан тора алмаганга курэ ботен җирдэ шундый җитешсезлеклэр куп инде хэзер

Фикер өстәү