6 сыйныфта укучы кыз үзенә кул салыр алдыннан хат язып калдырган

Узган төндә Новороссийскида фаҗига булган: үзе яшәгән йортта яшүсмер кызның мәетен тапканнар. Бу хакта «Блокнот» басмасына үз чыганагы  хәбәр иткән. 

Әлеге фаҗиганың сәбәпләре билгеле түгел. Кызның үги әтисе, әнисе белән яшәве мәгълүм. Аннан тыш гаиләдә тагын 4 бала булган.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Кыз укыган мәктәптә тикшерү эшләре бара. Кызның үлеме алдыннан нәрсә язып калдыруы турында хәбәр ителми.

 


Фикер өстәү