Авыл өендә 15 яшьлек кызның мәетен тапканнар: ул хат язып калдырган

Башкортстанның Салават районындагы бер авыл өендә 15 яшьлек кызның мәетен тапканнар. Бу хакта NewsBash үзенең ышанычлы чыганагына таянып яза.

Фаҗига 18 майда булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, үсмер үз-үзенә кул салган булса кирәк. Хәзер хокук саклау органнары мәктәп укучысының шундый адымга баруга китергән сәбәпләрне ачыклый.
Моңа кадәр Стәрлетамак районында шуңа охшаш фаҗига булган.

Биредә дә 15 яшьлек кыз үз-үзенә кул салган, хушлашу хаты язып калдырган. Әтисе төшке ашка өенә кайткач, кызының мәетенә тап булган.


Фикер өстәү