32 яшьлек күп балалы укытучының һәлак булуына гаепле мәктәп директорын хөкем итәчәкләр

Башкортстанның Зилаир районында укытучы – күп балалы ананың һәлак булуына китергән юл фаҗигасен тикшерүне төгәлләгәннәр. Бу хакта “NewsBash” төбәк Тикшерү комитетының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Фаҗига 20 нче майда төнлә Сабыр торак пунктында булган. 32 яшьлек укытучы хезмәттәшләре белән, мәктәп директоры машинасына утырып, Зилаир авылына концертка барган.
Концерттан соң ханымнар, кичәнең төгәлләнүен билгеләп үтү өчен, юлда тукталыш ясарга булган. Алар, машинадан чыгып, музыка кабызган һәм кәеф-сафа корып алырга җыенган.

Бу вакытта директор, автомобильнең аккумуляторы утырудан шикләнеп, двигателен кабызган. Әмма тизлек күчергечне нейтраль халәткә куймаган һәм тормозга басмаган. Нәтиҗәдә автомобиль, алга китеп, капот алдында басып торучы 32 яшьлек укытучыны бәрдергән. Хатын-кыз шундук һәлак булган.
Фаҗига буенча “Исерек хәлдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу сәбәпле, саксызлык белән кешенең үлеменә китерү” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган. Гаепләнелүче – директор хатын-кыз үз гаебен өлешчә таныган.


Фикер өстәү