Владимир Путин Рамзан Кадыйров белән очрашкан

Россия Президенты Владимир Путин Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров белән очрашкан. Бу хакта журналист Павел Зарубин үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән. Ул шулай ук аларның очрашуыннан видеоязма урнаштырган, дип яза РБК.

“Бүген без республикадагы икътисадый-социаль хәлләр буенча сөйләшү өчен очраштык. Тулаем алганда, уңай динамика күзәтелә. Бу башлыча сезнең, сезнең командагызның нәтиҗәле эшләвенә, Россия Хөкүмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүенә бәйле”, – дигән Президент Чечня башлыгына.
Сүз уңаеннан, 20 сентябрьдә, янәсе, үзенең чирләп китүе турындагы хәбәрләрдән соң, Рамзан Кадыйров Мәскәүнең Үзәк клиник хастаханәсендә дәваланучы туганы Магомед Кадыйровның хәлен белешергә килүе турында белдергән иде. Шул ук вакытта ул үзенең исән-имин һәм сау-сәламәт булуын әйтте. “Хәтта мин чирләп киткән тәкъдирдә дә шуның кадәр шау-шу күтәрүне һич аңламыйм”, – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.


Фикер өстәү